25 мең россияле 2023 елда хаҗ кыла алачак

Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында 2023 елгы хаҗ сезонын Россия мөселманнары өчен уздыру турында килешү имзаланды. Килешүдә 2023 елда Россия мөселманнары өчен хаҗга квота 25 мең урынны тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Шулай итеп, хаҗ кылу өчен квоталар күләме пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә кайтарылган. Моннан тыш, хаҗилар өчен узган ел дөньяда санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан кертелгән барлык яшь чикләүләре бетерелгән.

2023 елда хаҗга юлламалар өчен квоталар Россия мөфтиятләре һәм координация үзәкләре арасында соңрак бүленәчәк.

Килешү Согуд Гарәбстанының Хаҗ министрлыгы конференциясе барышында имзаланган. Җыелыш 2023 елның 9-12 гыйнварында Җиддәдә төрле илләрдән мөселманнарның хаҗ сәфәрен оештыручыларны чакырып уздырыла.

Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте материаллары нигезендә

Подписывайтесь на нас!

Наставления из Корана

Цитаты из Корана на протяжении недели