2022 елның 28 октябрендә Казан шәһәренең Совет районында урнашкан “Рауза” мәчетенең ачылуына 1 ай булды.
Узган вакыт эчендә мәчеттә ике меңнән артык кеше намаз укыды. Аллаһ йортында исем кушу, никах йолалары гамәлгә куелды, җомга намазлары үткәрелде. Шулай ук шәһәр халкы мәчеткә танышу экскурсияләренә килә ала.
Моннан тыш, Рауза мәчетендә “Ислам дине нигезләре” буенча башлангыч белем курслары башланып китте. Уку программасын Коръәнне тәҗвид белән укырга өйрәнү, Фикх дәресләре, Иман нигезләре, Әдәп-әхлак һ.б. кебек дәресләр тәшкил итә. “Рауза” мәчетенең яңалыкларын һәм башка файдалы мәгълүматны аның рәсми сайтында, ВКонтакте һәм Telegram-каналында күзәтеп барырга мөмкин.