«Рауза» мәчетендә «Ислам дине нигезләре» курсы буенча укуларга йомгак ясалды

“Рауза” мәчетендә  “Ислам дине нигезләре” курсы буенча башлангыч дини белем курсларында укучылар белән уку елына йомгак ясалды. 2022-2023 уку елында кичке һәм көндезге төркемнәрдә барлыгы 29 шәкерт белем алды. Укулар 10 октябрьдә башланган иде һәм 26 апрельгә кадәр дәвам итте.

Шәкертләр гакыйдә, әдәп, фикх, Коръән фәннәре буенча белем алды. Үз һөнәрләрен яратып башкаручы, югары дөньяви  һәм дини белемле, тәҗрибәле остазлар Рөстәм хәзрәт Бикитеев, Чулпан остаз Мәхмүтова, Гөлия остаз Гәйнетдинова шәкертләргә ныклы дини белем бирделәр.

Шәкертләрнең әйтүенчә, дини белем алу нәтиҗәсендә  аларның иманнары ныгыды, Аллаһы Тәгаләгә якынлыклары артты,  әдәп-әхлаклары камилләште, гаиләләр ныгыды, кешеләр белән мөгамәләәре җылынды. Туганнары, якыннары  эчке матурлыкларының хәтта тышка чыгуларына игътибар итәләр. 

Беренче уку елында шәкертләр намаз, ураза тоту серләрен, Көръән хәрефләрен, иман серләрен, әдәп кагыйдәләрен үзләштерделәр.  Сыйфатлы башлангыч дини белем бирү, халкыбызга мәгърифәт өләшү – “Рауза” мәчетенең максатларың берсе.

Подписывайтесь на нас!

Наставления из Корана

Цитаты из Корана на протяжении недели