Рауза мәчетендә “Милләт аналары” очрашулар циклы башланып китте

Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәтенең Рауза мәчетендә “Милләт аналары” дип аталган очрашулар циклы кысаларында танылган дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматовның кызы – Фирдәвес ханым Саматова, Габделхак Саматовның оныгы Камил хәзрәт Саматов белән очрашу узды.

“Милләт аналары” проектының үзенчәлеге – милләтебезнең горурлыгы булган мөслимәләр, абыстайлар белән очрашулар циклы оештыруда.

Очрашуда Рауза мәчете имамы Илнур хәзрәт Вафин, мәчет хәзрәтләре Илшат хәзрәт  Насибуллин, Илдар хәзрәт Валиуллов, Рөстәм хәзрәт Бикитеев, мәчет остазлары, шәкертләре катнашты.

Чара барышында очрашуда катнашучылар күренекле мөселман эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматов тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән танышты. Моннан тыш, Фирдәвес ханым Саматова белән җәмгыятьтә аналарның дәрәҗәсен күтәрү, яшь кызларны булачак әниләр итеп тәрбияләүгә кагылган сорауларга әңгәмә оештырылды.

Белешмә өчен: Габделхак хәзрәт Саматов 1930 елның 12 октябрендә Аксубай районының Иске Ибрай авылында туган. Балачактан ук дини гыйлемгә омтылган һәм 17 ел буе шофер булып эшләп, совет чорының танылган Ислам галиме Габделхак хәзрәт Садыйковтан дәресләр алган. Анда укуын тәмамлагач, Г. Саматов Бохарадагы “Мир-Араб” мәдрәсәсенә белем алырга киткән. Мәдрәсәне тәмамлагач, Татарстанның Әлмәт һәм Чистай шәһәрләрендә эшләгән, Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәгә нигез салучыларның берсе булган.Габделхак хәзрәт Саматов 1992 елда – Татарстанның баш мөхтәсибе, 1998 елда корылтайда республиканың Баш казые итеп сайлана һәм 2006 елга кадәр эшли.

Подписывайтесь на нас!

Наставления из Корана

Цитаты из Корана на протяжении недели