
21 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Изге җомга көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм “Рауза” мәчетендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак.
Намаздан соң “Рауза” мәчете янында килгән кунаклар өчен пылау, чәй, коймак сыйлары әзерләнәчәк.