Хөрмәтле Илнур хәзрәт, мәчет остазлары, барлык хезмәткәрләр!
Шушы көннәрдә Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәтенең Рауза мәчете үз эшчәнлеген рәсми башлап җибәрүенә 6 ай тулып китте
Кыска гына вакыт эчендә яңа сафка баскан бинада бик күп эшләр башкарылды: мәчет җиһазландырылды, әзерлекле кадрлар тупланды, дини гыйбадәтләрне, йолаларны уздыру көйләнде, вазыйфаларны уйлап бүлү нәтиҗәсендә бүгенге көндә Аллаһ йорты матур гына эшләп килә. Шул уңайдан бу эштә катнашкан барчагызга олы рәхмәтләремне һәм изге теләкләремне җиткерәм.
Иң беренча чиратта Илнур хәзрәт, Илшат һәм Илдар хәзрәтләрнең мәчетнең көндәлек эшчәнлеген, халык белән эшне көйләүләрен, ярдәмләшеп, аңлашып, килеп туган сорауларны бергә-бергә уңышлы чишә баруларын билгеләп узарга телим. Алга таба да Рауза мәчете күзләребезне куандырып, тирә-ягыбызны бизәп торсын, килчәктә биредә халкыбызның милли үзенчәлеге, рухи мәдәниятебезнең бай сәхифәләре чагылыш тапсын, алардан иман, нур бөркелеп торсын. Бу катлаулы эштә сезгә уңышлар, сабырлык, зиһен һәм дәрт-куәт телим. Иман чишмәгез саекмасын, Раббыбыз һәркемгә иминлек, мәрхәмәт һәм бәрәкәт китерсен!
Чулпан Наилевна, Рөстәм хәзрәт, Мөхәммәд хәзрәт, Гөлия һәм Ильмира остазларга Рауза мәчете шәкертләренә төпле дини белем бирүләре өчен шулай ук чиксез рәхмәтлемен. Дөньяларыбыз тыныч, табыннарыгыз мул, якын кешеләрегез һәрчак яннарыгызда, кылган догаларыгыз, теләгән теләкләрегез кабул булсыннар!
Шулай ук Рауза мәчетендә көндәлек, әмма бик мөһим эш башкарган, бинаны чиста, пөхтә тоткан җыештыручылар Фәридә һәм Энҗе ханымнар, гыйбадәтләребезне тыныч мохиттә башкарырга мөмкинлек биргән сакчылар Мөдәрис, Равил һәм Марсель – барчагызга да саулык-сәламәтлек, бәхет һәм муллык насыйп итсен Раббыбыз!
Аллаһы Тәгалә изге Рамазан аенда кылган изгелекләрегезне кабул кылып, күңелегезне иман нуры белән баетсын, Сезгә һәм якыннарыгызга хәерле, имин тормышлар насыйп итсен, җаныгызга нур, күңелегезгә яктылык, саулык, йортыгызга иминлек, ризыгыгызга бәрәкәт бирсен!
Радик Рәүф улы Гайзатуллин