Рауза мәчетендә 2022-2023 уку елында якшәмбе көнге курслар төгәлләнде

Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәтенең Рауза мәчетендә “Мәктәп укучылары өчен якшәмбе көнге курслар”ының 1 курс шәкертләренең 2022-2023 уку елы төгәлләнде.

Уен формасында оештырылган әлеге дәресләрдә кыз балаларга Ислам дине турында мәгълүмат, башлангыч белемнәр бирелде. Сабакларны Рауза мәчете мөгаллиме – Зөһрә остаз алып барды.

Уку елы ябылуга багышлаган чарада Илшат хәзрәт тә катнашты, балаларга үгет-насыйхәт бирде. Шулай ук соңгы дәрестә балаларга күпсанлы мәхәллә халкы-мөселман иганәчеләр ярдәмендә җыелган акчаларга сатып алынган изге китап Коръән таратылды.

Әлеге курс 2023-2024 уку елында да үз эшен дәвам итәчәк. Яңа уку елында 1 нче курска шулай ук язылу мөмкин. Гомумән алганда, Рауза мәчетендә “Мәктәп укучылары өчен якшәмбе көнге курслар”ы 3 елга исәпләнеп төзелгән.   

Белешмәләр өчен телефон: +7 (987) 226-50-50

Подписывайтесь на нас!

Наставления из Корана

Цитаты из Корана на протяжении недели