Рауза мәчетендә эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

Шушы көннәрдә Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәтенең Рауза мәчетендә Ханты-Мансий автономияле округының Нягань шәһәреннән делегация булып китте.
Килгән кунаклар арасында – “Сәлам” хәйрия фонды рәисе Имамерзаев Осман Саидахмедович, Нягань шәһәре башлыгы урынбасары Дейнер Артем Анатольевич, “Няганьмонтажстрой” ҖЧҖ генераль директоры Джумашев Рәхим Сапарбаевич, Нягань шәһәре Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсенең техник күзәтү бүлеге башлыгы урынбасары Кәримов Данияр Мөхәммәтҗан улы булдылар.
Эшлекле сәфәрләре кысаларында делегация вәкилләре мәдәният объектларын төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә тәҗрибә уртаклашу өчен Казанда төзелүче һәм эшләп килгән мәчетләрдә булганнар. Максатлары – алга таба бу белемнәрне Нягань шәһәрендә төзелә торган мәчетне сафка керткәндә файдалану.

Подписывайтесь на нас!

Наставления из Корана

Цитаты из Корана на протяжении недели