28 май «Рауза» мәчетендә ноябрь аеннан башлап «Ислам дине нигезләре» курсы буенча башлангыч дини белем алган ир балаларның йомгаклау дәресе булды. Дәрес викторина формасында уздырылды, шәкертләр ике командага бүленеп алган белемнәрендә көч сынаштылар.
Берсеннән-берсе уздыра-уздыра малайлар Аллаһы Тәгалә, пәйгамбәрләр тарихы, әдәп-әхлак, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы, Коръән аятьләре, догалар сөйләделәр. Остазлары Коръән хафиз Мөхәммәд аларның белемнәрен югары бәяләде. Шәкертләргә тәмле күчтәнәчләр, ә «Тахфиз» — Коръән ятлау төркеменә йөрүчеләргә Коръәннәр бүләк ителде. Шәкертләр остазларының ярдәме белән әти-әниләргә рәхмәт хатлары яздылар.
Шәкертәргә гыйлем алу юлында уңышлар телибез, алдагы уку елында көтеп калабыз!