2022 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең Совет районы мөхтәсибәтенең чираттагы утырышы Рауза мәчетендә үтте. Утырышта катнашучылар иң элек Рауза мәчете белән танышып чыктылар. Чараның төп өлешендә Совет районы мәчетләре эшчәнлеген тикшерү мәсьәләләре каралды.