Бүген Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәтенең Рауза мәчетендә татар дөньясының күренекле шәхесе, күп еллар дәвамында дин сабаклары укыткан мөгаллимә, вәгазьче Сәйдә абыстай Аппакова белән очрашу узды.
Моннан тыш, очрашуда шулай ук Рауза мәчете имамы Илнур хәзрәт Вафин, Рауза мәчете мөгаллиме Чулпан Мәхмүтова, күпсанлы китаплар авторы Вәсилә Рәхимова, Казан шәһәренең күренекле мөгаллимәләре катнашылар.
Әлеге эчтәлекле очрашуда Сәйдә абыстай Аппакова яшь буынга дини тәрбия бирү һәм башка дини мәсьәләләргә караган темаларга карата үзенең төпле киңәшләрен бирде. Рауза мәчетендә Сәйдә абыстай Аппакова катнашында узачак киләсе очрашу мәчет шәкертләре белән булачак.